Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда яңа илкүләм проектлар буенча акчаның яртысы диярлек «Гаилә» проектына тотылачак
2025 елда расланган яңа илкүләм 19 проект буенча бюджет акчаларының 46 проценты «Гаилә» илкүләм проектына юнәлдереләчәк. Бу хакта «ТНВ-Татарстан» телеканалында «Яңа ел белән, гаилә!» телемарафонында Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләсе буенча комитеты әгъзасы Татьяна Ларионова әйтте.
«Без бу елны төгәлләп, яңа елга «Гаилә» яңа илкүләм проекты белән керәбез. Аллаһ кушып, бу эш безнең гаиләләр иминлеге өчен булсын. Һәрвакыт әйтә киләм: эш булса, рәхәтләнеп эшләгәндә, һичшиксез ләззәт аласың», – диде студия кунагы.
Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 2019 елдан бирле Татарстан актив катнашып килгән «Демография» илкүләм проекты ахырына якынлаша. Аңа алмашка яңа «Гаилә» һәм «Кадрлар» илкүләм проектлары килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз