news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елда VII Халыкара этноспорт фестивале Казанда узарга мөмкин

VII Халыкара этноспорт фестивале 2025 елда Россиядә узачак. Мондый карар этноспорт фестивале кысаларында Төркиянең Анталия шәһәрендә кабул ителде, дип хәбәр итә ТАСС РФ Спорт министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән.

Чараны Казанда уздыру инициативасы белән Россиянең спорт министры Олег Матыцин чыкты.

«Россия әлеге мөһим халыкара чараны 2025 елда Казанда кабул итәргә һәм югары дәрәҗәдә оештырырга әзер. Фестивальне Россиядә уздыру үзенчәлекле мәдәниятләрне үстерүгә зур өлеш кертәсенә һәм гаҗәеп этник ярышларны бер мәйданчыкта берләштерергә мөмкинлек бирәсенә ышанам», – дип билгеләп үтте РФ Спорт министрлыгы башлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot