news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елда «Үлемсез полк» акциясе катнаш форматта узачак

2025 елда «Үлемсез полк» акциясе катнаш форматта (традицион рәвештә һәм онлайн) узачак. Бу хакта акциянең рәсми сайты хәбәр итә.

Акцияне оештыручылар шулай дип белдерде һәм төбәкләр аны үткәрү форматын үзләре сайлаячагын билгеләп үтте. Бу урам йөреше яки, мәсәлән, автоузышлар булырга мөмкин. Акциягә шулай ук автомобильгә ветеранның портретын ябыштырып яки социаль челтәрләрдә аның турында язма урнаштырып та кушылырга мөмкин. Чарада катнашу форматлары, портретларны бизәү һәм үткәрү сроклары турында тулырак мәгълүмат белән акциянең рәсми сайтында танышырга мөмкин.

РФ мәгариф министры Сергей Кравцов бәйрәмнәр алдыннан мәктәпләрдә хәтер акцияләре узачагын хәбәр итте. 5 майда барлык мәктәпләрдә дә Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи дөреслекне саклауга багышланган «Мөһим әйберләр турында әңгәмәләр» дәресе узачак. Ә май аенда мәктәпләрдә кыңгырау чыңы урынына Бөек Ватан сугышы турында җырлар яңгыраячак.

«Үлемсез полк» илнең барлык уку йортларын да колачлар дип көтелә. Узган ел «Үлемсез полк: Геройлар безнең янәшәдә» акциясендә 10 миллион мәктәп укучысы катнашты. Быел алар тагын да күбрәк булыр дип фаразлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot