news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елда татарстанлылар «Халык контроле» системасы аша 84 мең мөрәҗәгать юллаган

Республикада гражданнар белән кире элемтә актив эшли, дип билгеләп үтте Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская туры эфир вакытында.

«Тормыш үзгәрә, мөмкинлекләр дә үзгәрә, һәм бүген халык белән элемтә өчен цифрлы технологияләрне куллану мөһим», – дип ассызыклады ул.

Моның өчен Татарстанда берничә платформа эшли: «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати системасы, «Дәүләт хезмәтләре Бергә хәл итәбез» кире элемтә платформасы, шулай ук социаль челтәрләрдәге хәбәрләрне анализлаучы «Инцидент-менеджмент» системасы.

«Быел гына «Халык контроле» аша якынча 84 мең мөрәҗәгать һәм хәбәр кабул ителде. Республика президентының 2012 елның маенда системаны эшләтеп җибәрү турындагы указы чыкканнан бирле без гариза бирүчеләрдән 1,8 млннан артык хуплау һәм 4 млннан артык комментарий алдык», – дип билгеләп үтте Сабурская.

Иң еш мөрәҗәгать ителгән темалар – төзекләндерү һәм инфраструктура, юллар, шулай ук торак-коммуналь хуҗалыгы булды. Сабурская ассызыклавынча, платформа 119 юнәлешне үз эченә ала һәм аңа халык арасында ихтыяҗ зур, бу исә республика халкы белән хакимият арасында диалог булдыруда аның нәтиҗәлелеген раслый.

news_right_1
news_right_2
news_bot