news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елда Татарстандагы ислам уку йортлары дипломнарын 900 дән артык белгеч алачак

Татарстанның ислам уку йортларында «урак өсте»: республика мәдрәсәләрен һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тулы куәтенә бара. 2025 елда Татарстанның ислам уку йортлары: мәдрәсәләр, РИИ һәм КИУ, шулай ук БИА дипломнарын 911 белгеч алачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

2024-2025 уку елында мәдрәсәләр – 604, Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты – 271, Болгар ислам академиясе 27 белгеч әзерләде. Мәдрәсәләр арасында иң зур чыгарылыш «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә туры килә, ул 224 белгеч әзерләп чыгарды.

Бүгенге көндә Татарстанда күп баскычлы дини мәгариф системасы гамәлдә. Республикада урта һөнәри дини белемне 8 мәдрәсә, югары белемне Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты, Болгар ислам академиясе бирә.

Республика ислам уку йортларын тәмамлаучыларга Диния нәзарәте структураларында, фәнни-тикшеренү һәм мәгърифәтчелек үзәкләрендә, шулай ук ислам мәгариф учреждениеләрендә ихтыяҗ зур.

Хәзерге вакытта ислам уку йортларында кабул итү кампаниясе бара. Документлар кабул итү көннәре һәм кагыйдәләре, шулай ук кабул итү сынаулары буенча тулырак мәгълүматны magarifrt.ru һәм дини белем бирү оешмаларының рәсми сайтларында белергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot