news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елда Татарстанда реаль хезмәт хаклары 9,7 процентка арткан

2025 елда Татарстанда реаль хезмәт хаклары 9,7 процентка арткан
Фото: © «Татар-информ»

2025 елның гыйнвар – декабрь айларында Татарстан предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләренең реаль хезмәт хакы 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 9,7 процентка арткан. Бу Татарстанстатның республиканың социаль-икътисади үсеше турындагы докладыннан билгеле булды.

2025 елның гыйнвар-декабрендә уртача айлык номиналь хезмәт хакы 90 515,0 сум тәшкил иткән. Ул алдагы ел белән чагыштырганда 20,0 процентка арткан.

Шул ук вакытта декабрьдә татарстанлыларның реаль хезмәт хакы узган ел белән чагыштырганда 6,5 процентка арткан. Ноябрь белән чагыштырганда исә декабрьдә хезмәт хаклары 25,8 процентка югарырак булган. Бу Яңа ел уңаеннан премияләр түләнүгә бәйле булырга тиеш.

Декабрьдә республика халкының номиналь хезмәт хакы еллык күрсәткечтә 13,6 процентка һәм айлык күрсәткечтә 26,4 процентка арткан.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Россиянең хезмәт хаклары арткан төбәкләре өчлегенә керде, дип хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot