Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда Татарстанца юристларның уртача хезмәт хакы 73 мең сум тәшкил итә
Бу елда Татарстанда юристларның медиана хезмәт хакы 73 693 сум тәшкил иткән. Соңгы айда мондый белгечләрнең кереме 4,1 процентка арткан, дип хәбәр итте «Татар-информ»га HR-белгеч Зүлия Лоикова.
«Казанда, мәсәлән, аренда бизнесы өлкәсендә юристларга 100 мең сум тирәсе хезмәт хакы тәкъдим итәләр; әгәр сүз банк структураларында юрист булып эшләү турында бара икән, хезмәт хакы 80 мең сум чамасы тәшкил итә», – диде ул.
Шул ук вакытта, юрист ярдәмчеләре республикада 30 меңнән 40 мең сумга кадәр акча эшли.
Лоикова шулай ук, 2024 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда юристларның уртача хезмәт хакы 60,4 мең сум булган, дип билгеләп үтте. Башкача әйткәндә, бер ел эчендә мондый белгечләр өчен хезмәт хакы тәкъдимнәре 22 процентка арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз