news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елда Татарстан мәктәпләрендә 20дән артык парламент дәресе узган

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика яшьләр парламенты утырышында яшь парламентарийларның мәктәп укучылары һәм студентлар белән төрле чаралар аша яшьләрнең актив гражданлык позициясен формалаштырудагы ролен билгеләп үтте.

«Шундый чаралар арасыннан парламент дәресләрен аерып атарга телим. Сез бөтен республика мәктәпләрендә ике дистәдән артык дәрес үткәрдегез. Сүз уңаеннан, быелгы тема – «Хезмәт һәм хәрби батырлык белән Туган илне данлыйбыз». Сезнең актив катнашуыгызга өметләнәбез», - диде Мөхәммәтшин.

Ул ассызыклаганча, кешеләр белән эшләү, электораль процедураларның әһәмиятен аңлау – сәяси мәдәниятнең һәм республиканың киләчәге өчен җаваплылыкның мөһим элементлары.

«Без үзебез бу процессларда актив катнашырга гына түгел, ә үз тирәбездә битараф булмаган, инициативалы, җирле һәм төбәк әһәмиятендәге мәсьәләләрне хәл итүгә кушылырга әзер яшьләр бергәлеген формалаштырырга тиеш», - дип өстәде Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot