news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2025 елда Татарстан мәдәнияте көннәре Иран, Азәрбәйҗан, Мисыр, Казахстанда узачак

Киләсе елда Татарстан мәдәнияте көннәрен Мәскәүдә, Иранда, Азәрбәйҗанда, Мисырда һәм Казахстанның Абай өлкәсендә уздыру планлаштырыла. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча Координация советы утырышында Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

Натфуллин министрлык татар телен һәм әдәбиятын, йола мәдәниятен, халык һөнәрләрен, традицияләрен, милли драматургия һәм театрны саклау буенча эш алып бара, диде.

Ул ассызыклаганча, быел Пермь крае, Чиләбе өлкәсе һәм Удмуртиянең 24 китапханәсенә 5,3 мең нөсхәдән артык документ, китап, журнал тапшырылган. Шуларның 3,6 меңнән артыгы – татар телендә

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100