news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елда Татар дөньясында барлыгы 4 меңнән артык Сабан туе уздырылган

2025 елда Татар дөньясында барлыгы 4 меңнән артык Сабан туе уздырылган
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Узган 2025 елда татар дөньясында барлыгы 4 меңнән артык Сабан туе үткәрелгән. Бу хакта бүген Казанда «Корстон» үзәгенең Пушкин залында узган Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтте. Ул утырыш кысаларында 2025 елда узган чаралар буенча хисап тотты.

«Узган елда Татар дөньясында барлыгы 4 меңнән артык Сабан туе узды, аларның 400е Татарстан Республикасы ярдәмендә уздырылды. 2025 ел Сабантуйлары 12 апрельдә Дубайда үткәрелгән Халыкара Сабан туеннан башланып китте. Сочи шәһәрендә – VI Көньяк Сабан туе үткәрелде, Оренбург өлкәсе Пономаревка районы Пономаревка авылында – Өлкә Сабан туе, май аенда Ташкентта Урта Азия Сабан туе узды», – дип сөйләде ул.

Данис Шакиров киләсе елда Федераль Сабантуй һәм Бөтенроссия авыл Сабан туе кайсы төбәкләрдә узачагын әйтте.

«Быел Саха (Якутия) Республикасы башкаласы Якутск шәһәрендә XXV Федераль Сабантуй үтте, анда федераль Сабантуй символы – «Канатлы ат» сыны 2026 елда Сабан туен үткәрәчәк Омск өлкәсенә тапшырылды. XV Бөтенроссия авыл Сабан туе Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә үтте, анда Бөтенроссия авыл Сабан туе символы – «Тулпар ат» сыны 2026 елда үз җирлегендә үткәрәчәк Пенза өлкәсенә тапшырылды», – дип искәртте ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot