Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда «Сәләт» лагерьларында 4 меңгә якын бала ял итәчәк

2025 елгы җәйге сезонда «Сәләт» лагерьлары 4 меңгә якын баланы кабул итәчәк. Ял итү үзәкләре Татарстан, Башкортостан, Чувашия һәм Кырым республикаларында урнашачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.
«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова белдергәнчә, сменалар Татарстан, Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән балаларны берләштерәчәк.
«Сәләтле җәй – 2025» ял итү кампаниясе март аеннан башлап үз эшчәнлеген актив рәвештә башлап жибәрде. Быел 26 майдан башлап 31 августка кадәр эшләячәк 24 «Сәләт» аланында 3500 дән артык бала ял итүе көтелә. Аланнарда, гадәттәгечә, портфолио нигезендә сайлап алынган төрле яшь категорияләрендәге, күп өлкәләрдә ирешкән уңышлары булган, Татарстан Республикасы районнары, мәктәпләре, Россия төбәкләре укучылары, активистлары, «Сәләт» берләшмәсенең район мәктәп клублары лидерлары катнаша алачак. Аланнарда, 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашачак», – диде «Сәләт» яшьләр үзәге директоры.

Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали
Һәр баланың үзенә ошаган профильле аланны сайлау һәм шушы юнәлешне тирәнтен өйрәнү мөмкинлеге бар. Җәйге аланнарның исемлеге белән «Сәләт»нең рәсми сайтында танышырга мөмкин.
«Гаризалар portfolio-selet.ru сайтында кабул ителә. Гариза җибәрү тәртибе бик гади: сайтка кереп, бала турында барлык кирәкле мәгълүматларны һәм аның барлык булган уңышларын тутырырга һәм барырга теләгән аланына гариза җибәрергә кирәк», – дип аңлатты «Сәләтле җәй» үзәге җитәкчесе Аяз Ханафин.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
14 июньнән 20 июньгә кадәр төбәкара чатырлы «Болгар –Туган тел» аланы узачак. Алан эшчәнлеге «Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы»н гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.
«Проектның максаты – яшьләрнең игътибарын татар телен өйрәнүгә җәлеп итү. Әлеге максатка ирешү өчен яңа мәгълүмати һәм методик эшләнмәләр кулланыла, татар мәдәнияте традицияләре үзләштерелә, актив позицияле сәләтле шәхес тәрбияләүдә инновацияле алымнар кулланыла», – диде Айгөл Габдрахманова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз