Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда Россиядән читтә 45 илдә Сабан туе үткәреләчәк
2025 елда Сабан туен, Россияне санамаганда, 45 илдә үткәрәчәкләр. Бу хакта РИА «Новости»га биргән интервьюсында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев хәбәр итте.
«Безнең активистлар, мохтариятләр Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән якынча 4 мең Сабан туе үткәрә, без юкка гына: «Сабан туе планета буйлап бара», - дип әйтмибез. Россиядән читтә бәйрәм быел безнең үзәкләр эшли торган 45 илдә уздырыла», - диде ул.
Мондый илләр арасында: Таиланд, Дубай, Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Австралия, Төркия, Финляндия. Санап үтелгән дәүләтләрнең кайберләрендә Сабан туен беренче тапкыр уздырдылар, ә кайберләрендә «сабан бәйрәме» күптән инде традицион чарага әверелде, дип билгеләп үтте Шәйхразыев.
«Дубайда Сабан туена ел саен 2-2,5 мең кеше җыела, быел анда 4 меңгә якын кунак бар иде < >. Сабан туе берничә дистә ел дәвамында үткәрелә торган илләр бар. Мисал өчен, 100 ел элек татарлар күчеп килгән Австралиядә, Төркиядә, Финляндиядә. Бу илләрдә Сабан туе безнең өчен горурлык булды», - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз