news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2025 елда Россия чемпионатында катнашачак Татарстан көрәшчеләре билгеле

2025 елда Россия чемпионатында катнашачак Татарстан көрәшчеләре билгеле
"Татар-информ", Абдул Фархан

25-27 апрельдә Казанның «Ак Барс» Көрәш Сараенда көрәш буенча Россия чемпионаты узачак. Ярышларда Россиянең 40 төбәгеннән 200дән артык көрәшче бил алышачак. Катнашучылар абсолют категорияне дә исәпкә алып, 11 үлчәү авырлыгында чемпион титулы өчен көрәшәчәкләр. Бу хакта ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча көрәш буенча Россия җыелма командасы формалашачак. Әлеге команда 2025 елның 19-23 июнь көннәрендә Татарстанда узачак көрәш буенча дөнья чемпионатында Россия исеменнән чыгыш ясаячак.

Россия чемпионатында катнашачак Татарстан көрәшчеләре исемлеге:

Илфат Миннегалиев (60 кг.)

Илнар Закиров (65 кг.)

Ислам Фәлахов (70 кг.)

Рамил Синәкәев (75 кг.)

Рафаэль Кәлимуллин (80 кг.)

Ренас Кәлимуллин (85 кг.)

Азат Габдрәшитов (90 кг.)

Булат Мусин (100 кг.)

Радик Сәлахов (130 кг.)

Ранис Гыйләҗетдинов (авыр үлчәү)

Тренерлар – Илмир Төхвәтуллин һәм Илнур Хәйбуллин билгеләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100