news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2025 елда пенсияләрне индексацияләү бердәм кагыйдәләр буенча узачак

2025 елда пенсияләрне индексацияләү бердәм кагыйдәләр буенча узачак
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

2025 елда пенсияләрне индексацияләү эшләмәүчеләр өчен дә, эшләүче пенсионерлар өчен дә бердәм кагыйдәләр буенча башкарылачак. Бу хакта журналистларга РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

«<…> 2025 елда эшләүче пенсионерлар 2025 елгы индексацияне исәпкә алып, 2026 елда — 2025 һәм 2026 елгы индексацияне исәпкә алып, 2027 елда — 2025, 2026 һәм 2027 елгы индексацияне исәпкә алып пенсия алачак», — дип билгеләп үтте Хезмәт министрлыгы җитәкчесе.

Кичә, 20 июньдә, «Бердәм Россия» партиясеннән депутатлар Дәүләт Думасына РФ Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән 2025 елдан эшләүче пенсионерларга пенсияләр индексациясен яңарту турында закон проектын керттеләр.

Элегрәк Россия Премьер-министры Михаил Мишустин эшләүче пенсионерлар санын 7,8 миллионнан артык кеше дип бәяләгән иде. Моңа кадәр РФ вице-премьеры Татьяна Голикова дәүләт башлыгы игълан иткән чараны гамәлгә ашыру өчен бюджетта акча җитәчәгенә ышандырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100