news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2025 елда пенсияләр яңа кагыйдәләр буенча ике тапкыр индексацияләнәчәк

2025 елда пенсияләр яңа кагыйдәләр буенча ике тапкыр индексацияләнәчәк
Фото: © «Татар-информ»

2025 елда пенсияләр яңа кагыйдәләр буенча елга бер тапкыр түгел, ә ике тапкыр индексацияләнәчәк. Бу түләүләр күләменә ничек йогынты ясаячак икәнен «Прайм» агентлыгына Г.В. Плеханов исемендәге РФ Сәүдә-сәнәгать палатасының «Кеше ресурслары белән идарә итү» база кафедрасы доценты Людмила Иванова-Швец сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Әлеге индексация картлык, туендыручысын югалту һәм инвалидлык буенча пенсия алучы россиялеләргә кагыла. Индексациянең беренче этабы соңгы еллардагы кебек 1 гыйнвардан түгел, ә 1 февральдән булачак. Аның күләме узган елгы инфляция дәрәҗәсенә бәйле булачак һәм 4,5% тәшкил итәчәк. Икенче индексация 2025 елның 1 апреленнән 2,2% ка булачак.

Бу якынча гына санау – ул тулысынча 2024 ел өчен инфляция буенча мәгълүматларга бәйле булачак. Асылда, шул рәвешле пенсияләр 2019 елга кадәр индексацияләнде. Әмма хәзер индексациянең яңа формуласы кертелә, ул элеккегегә караганда отышлырак булырга мөмкин.

«Шунысы мөһим, пенсияләр эшләмәүчеләргә дә, эшләүче пенсионерларга да индексацияләнәчәк»,-дип йомгаклады Иванова-Швец.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100