news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елда отпускка китү өчен иң отышлы айлар аталды

Киләсе елда отпускка китү өчен иң отышлы айлар июль һәм октябрь була. Бу хакта «SuperJob» сервисының юридик практика җитәкчесе Александр Южалин хәбәр итте.

«2025 елда иң отышсыз ай, гадәттәгечә, гыйнвар була. Аннары май, июнь һәм ноябрь айларын аерып әйтергә була. Әгәр бу айларда ялга китәргә уйласагыз, акчада югалтырга мөмкинсез», - дип китерә аның сүзләрен «Известия».

Эксперт сүзләренчә, айга эш көннәре никадәр күбрәк туры килсә, ул отпускка китү өчен шулкадәр отышлырак. Кеше ел дәвамында бертөрле оклад ала, ә эш көннәре саны төрлечә булырга мөмкин. Шуңа күрә бер эш көненең бәясе дә төрле була.

2025 елның июль һәм октябрь айларында 23 эш көне булачак. Бу башка айларга караганда күбрәк. Шуңа күрә алар отпускка китү өчен иң отышлы айлар була.

news_right_1
news_right_2
news_bot