Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда Нальчиктан Казанга яңа авиарейс ачыла
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
2025 елда Нальчик халыкара аэропортыннан Казанга рейслар һәм Санкт-Петербургка өстәмә самолетлар булдырылачак. Бу хакта ТАСС белән әңгәмә вакытында Кабарда-Балкар Республикасы транспорт министры Аслан Дышеков белдерде.
Аның сүзләренә караганда, агымдагы елда авиаюнәлешләрне субсидияләүгә 57 миллион сум юнәлтеләчәк.
«Моның ярдәмендә яңа рейслар булдырылачак: бу Казан, Татарстан Республикасы, һәм Төньяк башкалага өстәмә рейс. Хәзерге вакытта Нальчиктан Санкт-Петербургка самолет йөри, ләкин көн саен түгел», — дип аңлатты басманың әңгәмәдәше.
Дышеков әйтүенчә, әлеге рейслар буенча килешүләр инде имзаланган. Моннан тыш, Нальчик белән Сочины тоташтыручы рейс инде гамәлдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз