news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елда музыка укытучылары өчен Президент премияләренә документлар кабул итү башланды

Дүртенче ел рәттән Россия Президенты карары буенча илнең Мәдәният министры музыка сәнгате өлкәсендә балалар сәнгать мәктәпләре, училищелар һәм югары уку йортларының иң яхшы укытучыларына премияләр бирүгә бәйге уздыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Ел саен премияләргә балалар сәнгать мәктәпләреннән 100 укытучы (һәр премия – 500 мең сум), көллият һәм сәнгать училищеларыннан 25 укытучы (һәр премия – 1 млн сум) һәм иҗади югары уку йортларыннан 25 укытучы (һәр премия – 1 млн сум) ия була.

Бәяләү өчен авторлык методикалары, укуда югары нәтиҗәләргә ирешкән укучылар, премиягә дәгъва итүченең иҗади чараларда катнашу тәҗрибәсе булу шарт. Премия бирү турында карарны белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм укытучылары, иҗади һәм иҗтимагый оешма вәкилләреннән торган комиссия кабул итә.

Өч ел эчендә балалар сәнгать мәктәпләреннән 300 укытучы, училищелардан 75 педагог һәм югары уку йортларыннан 75 укытучы премиягә лаек булган.

Премиягә ия булучыларның һөнәри казанышлары арасында – балалар сәнгать мәктәпләре укучыларын, училище һәм югары уку йортлары студентларын бәйгеләргә, шул исәптән Россия Мәдәният министрлыгы үткәргән бәйгеләргә әзерләү.

Премиягә дәгъва итүчеләр документларын Россия Мәдәният министрлыгының бәйгеләр һәм грантлар платформасында 20 августка кадәр тапшыра ала. Нәтиҗәләр сентябрь башында билгеле булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot