Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен 225 кеше тәмамлады
16 июньдә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә көндезге бүлекне тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. 5 ел дәвамында белем алганнан соң уку йортын тәмамлау турында дипломны 12 укучы – 6 егет һәм 6 кыз алды. Аны шәкертләргә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин тапшырды.
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, егетләргә – «Имам-хатыйб, ислам фәннәре һәм гарәп теле мөгаллиме. Гарәп теле тәрҗемәчесе», кызларга «Ислам фәннәре һәм гарәп теле мөгаллиме. Гарәп теле тәрҗемәчесе» квалификациясе бирелде.
Мәдрәсә җитәкчелеге һәм мөгаллимнәр тантаналы шартларда чыгарылыш укучыларын чын күңелдән котлап, уку йортында белем алганнан соң яшь белгечләрнең белем дөньясында үз юлларын яңа гына башлап җибәрүләрен, ирешелгәннәрдә генә тукталып калмаска, ә даими рәвештә яңа үрләргә омтылырга кирәклеге хакында ассызыклап уздылар. Чарада чыгарылыш шәкертләре укытучыларга уку йортында биргән белемнәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.
2025 елда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен, көндезге, кичке һәм читтән торып уку бүлекләрен дә кертеп, 225 кеше тәмамлый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз