news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елда Мәскәү халкы Татарстандагы күчемсез милек белән ешрак кызыксынган

2025 елда Мәскәү халкы Татарстандагы күчемсез милек белән ешрак кызыксынган
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

2025 ел башыннан Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе тарафыннан илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләрдән күчемсез милекне экстерриториаль принцип буенча теркәү һәм кадастр исәбенә алу буенча 2 557 мөрәҗәгать кабул ителгән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел Татарстанда күчемсез милекне иң еш сатып алучы төбәкләр рейтингында Мәскәү (339 мөрәҗәгать) беренче урынны били. Шулай ук беренче унлыкка Башкортстан (312), Мәскәү өлкәсе (224), Самара өлкәсе (174), Удмуртия (172), Ульяновск өлкәсе (165), Чувашия (121), Марий Эл (112), Санкт-Петербург (100) һәм Ленинград өлкәсе (76) кергән.

«Татарстандагы күчемсез милеккә карата кызыксыну төбәкнең динамик үсеш кичерүе аркасында күп еллар дәвамында югары дәрәҗәдә кала, ә теркәүнең гадиләштерелгән ысулы гражданнарга килешүләрне читтән торып рәсмиләштерергә ярдәм итә, бу исә сатып алуга әзерлек чыгымнарын һәм срокларны киметә. Татарстанлылар шулай ук килешүләрне экстерриториаль рәсмиләштерү мөмкинлегеннән актив файдалана: безнең тәҗрибәдән чыгып караганда Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Краснодар краенда күчемсез милек аеруча популяр», – дип хәбәр итте ТР Риелторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев.

Ведомствода искәртүләренчә, документлар тапшыруның экстерриториаль ысулы – күчемсез милек объекты урнашкан урынга карамастан дәүләт кадастр исәбенә һәм (яки) хокукларны дәүләт теркәвенә алуны сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге ул.

Документларны экстерриториаль принцип буенча күп функцияле үзәкләрнең теләсә кайсы офисында яки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза булган очракта Росреестр порталы аша тапшырырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot