Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда Мәскәү өлкәсе мөселманнары махсус операциягә 10 миллион сумлык ярдәм күрсәткән
Мәскәү өлкәсе мөселманнары тарафыннан махсус хәрби операция катнашучыларына 2025 елда күрсәтелгән ярдәм күләме 10 миллион сумнан артып китте. Бу хакта Мәскәү өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Рушан Аббясов Мәскәү җәмигъ мәчетендә Диния нәзарәте эшчәнлегенә нәтиҗә ясау барышында белдерде.
2025 ел дәвамында төбәкнең мөселман җәмгыятьләре мәхәллә кешеләре һәм хәйриячеләр ярдәме белән махсус хәрби операция уздыру зонасында булган хәрбиләргә системалы нигездә ярдәм күрсәтте. Азык-төлек, кием-салым, амуниция, солдат көнкүреше әйберләре һәм дини атрибутиканы үз эченә алган гуманитар йөкләр формалаштырыла һәм җибәрелә. Транспорт бурычларын үтәү өчен дә, мобиль гыйбадәт кылу пространстволары сыйфатында да файдаланыла торган ике яңа УАЗ автомобилен һәм «ГАЗель» автомобилен алгы сызыкка тапшыру мөһим өлеш кертте.
Мәскәү өлкәсе мөселманнарының махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итүгә керткән өлешен тану йөзеннән, чарада катнашкан хәрби хәбәрче Михаил Негматов мөфти Рушан Аббясовка РФ Оборона министрлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз