news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Манзара» спорт-музыкаль премиясендә балалар өчен махсус стипендия булдырылган

«Манзара» спорт-музыкаль премиясендә балалар өчен махсус стипендия булдырылган
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

18 гыйнвар көнне «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында үтәчәк «Манзара» спорт һәм музыка премиясендә төрле юнәлештәге 10 номинациядә җиңүчеләрне бүләкләячәкләр. Бу хакта премиягә багышланган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Гадәттә «Манзара»да көрәш һәм мәдәнияткә өлеш керткән иң яхшы спортчылар һәм артистлар гына бүләкләнә иде. 2024 елдан «Манзара»ны үстерүдә төрлечә ярдәм күрсәтүчеләргә, актив эшчәнлек алып баручыларга махсус премияләр тапшырыла башлады.

Быел җиңүчеләрне 10 номинациядә ачыклаячаклар. Бу хакта «Манзара» спорт-музыкаль премиясенең продюсеры Айдар Шәймәрданов хәбәр итте.

«Безнең 10 номинация бар. Бу – «Манзара»га ярдәм иткән партнерлар, җырчылар, артистлар, көрәшчеләр һәм башка өлкәдә төрлечә ярдәм күрсәтүчеләр. Гомумән алганда премиаль фонд 1 миллион сум. Шулай ук без төрле стипендияләр дә булдырабыз. Быелдан беренче тапкыр яшь, танылып килүче артистларга финанс ярдәм күрсәтү йөзеннән балалар өчен махсус премия булдырдык. Ул яшь талантлы егет, кызлар өчен. Быелгы беренче спипендиант Камил Баһ - Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисованың улы», – дип аңлатты ул

Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

  • «Манзара» спорт һәм музыка премиясе 18 гыйнварда «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100