Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда KazanForum да яшь шеф-пешекчеләрнең халыкара турниры узачак

14-16 май көннәрендә Казанда яшь пешекчеләрнең Young chefs international халыкара турниры узачак. «Кулинар ярыш» KazanForum ның мәдәни программасы кысаларында Kazan Expo халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында үтә. Оештыручылар сүзләренчә, форум кунаклары ярышны күзәтеп кенә калмыйча, финалистлар әзерләгән ризыкларны татып та карый алачак.
Быел кулинар турнирда 100дән артык кеше катнашыр дип көтелә. 25 яшькә кадәрге яшь пешекчеләр Казанга Малайзия, Марокко, Сенегал, Тунис, Төркия һ.б. илләрдән, шул исәптән Россиянең төрле шәһәрләреннән киләчәк. Танылган рестораннарның остаз-пешекчеләре белән бергә яшьләр, үз илләренең җирле продуктларын гына кулланып, өч ризыктан торган ашамлыклар җыелмасы әзерләргә ниятли.
Финалда катнашучыларның һәркайсы халыкара жюрига үз ризыгын тәкъдим итәчәк. Аларны судьялар комиссиясе – тәҗрибәле шеф-пешекчеләр, төрле илләрнең ресторан ассоциацияләре җитәкчеләре бәяләячәк. Искәртеп үтәбез, 2024 елда Гран-прины Марокко пешекчесе Уадиду Ридуан яулаган иде.
Турнир дирекциясе җитәкчесе Михаил Шәрипов сүзләренчә, аш пешерүчеләр турниры уникаль форматта уза. Бу - финалистлар әзерләгән ризыкларны кунаклар өчен сатуга җайлаштыру буенча дөньяда беренче тәҗрибә, дип искәртте ул.
«Барлык танылган ярышларда судьялар гына дегустация ясый. Бездә исә рестораннар яшь шефлар белән бергәләп турнир ризыклары әзерләячәк. Һәр бенто-бокста милли ризыклардан (кабымлык, кайнар аш, десерт һәм эчемлек) авыз итәргә мөмкин», - диде Шәрипов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз