news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2025 елда Казанда хәләл продукция маркетплейсын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар

Казанда хәләл продукция маркетплейсы барлыкка килергә мөмкин. Аны 2024 елның көзендә эшли башларга планлаштыралар, дип сөйләде Казанда Россия венчур форумында «Хәләл телим» компаниясе генераль директоры Әнвәр Джавбураев. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, Татарстан башкаласында проектны 2025 елның язында өлешчә эшләтеп җибәрергә уйлыйлар, ә бер елдан соң маркетплейс Мәскәүгә һәм БДБ илләре базарларына киңәйтелергә мөмкин.

«ХочуHALAL» күпфункцияле мәйданчыгында хәзерге вакытта өч сервис бар. Аңа шул исәптән рекрутинг һәм отель броньлау сервислары, ислам финанслары инструментлары белешмәлеге керәчәк.

«Әлегә кулланучыларны чакырмыйбыз, без кулланучыларның буш мәйданчыкка килүен теләмибез, аларны кыйммәте булган мәйданчыкка ккөтәбез», - дип аңлатты Джавбураев.

Аның фикеренчә, хәләл — Татарстан, бөтен дөнья өчен дә финанс ягыннан сыйдырышлы өлкә. «2025 елга дөнья товарлары һәм хезмәтләре структурасында 20 процентын «хәләл» продукция алачак», - дип ышана бизнесмен.

Әлегә проект веб-сайт форматында эшли, әмма KazanSummit ка Android һәм iOS өчен мобиль кушымта барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100