news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2025 елда йөклелек һәм бала табу буенча пособиенең максималь суммасы билгеле

Киләсе елда Россиядә хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча пособие бер балалы йөклелек өчен 794 мең була. Бала табу катлаулы булган очракта әлеге сумма 885 мең була. Бу хакта Федерация Советы әгъзасы Ольга Епифанова әйтте.

Аның сүзләренчә, хатын-кызлар 194 көнгә кадәр ялга өметләнә ала, дип яза РИА Новости.

Йөклелек һәм бала табу буенча пособие билгеләгәндә хатын-кызның узган ике ел өчен хезмәт хакы исәпләнә, диде ул. Сенатор сүзләренчә, әгәр бу вакытта хатын-кыз декретта яки 1,5 яшькә кадәр бала карау ялында булган булса, исәп-хисап чорын үзгәртергә була.

Баштарак Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Россиядә балалар өчен әтиләргә бирелә торган түләүләр турында искәрткән иде. Шулай ук балалар омбудсмены бизнес вәкилләрен балалы хезмәткәрләргә ташламалар яки башка преференцияләр кертергә өндәде. Аның фикеренчә, мондый чара илдә туучылар санын арттырырга һәм демографияне яхшыртырга булышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100