Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда иң зур ихтыяҗга ия булган һөнәрләр билгеле
2025 елда эш бирүчеләр мәгълүматлар аналитикларын, табибларны, укытучыларны, инженер-робототехникларны, мәгълүмати иминлек, ясалма фәһем белгечләрен һәм эшче класс хезмәткәрләрен актив эзли. Бу хакта «Прайм» агентлыгына бәйсез HR-белгеч Зулия Лоикова сөйләде.
2025 елда инновацияләр, технологияләр, ясалма фәһем һәм кибериминлек белән бәйле һөнәрләр аеруча кирәкле.
Кибериминлек, мәгълүмати иминлек һәм мәгълүматларны саклау белгечләре, мәгълүматлар аналитиклары, ясалма фәһем белгечләре, болыт технологияләре инженерлары, ML-инженерларга ихтыяҗ зур.
«Сәламәтлек саклау өлкәсендә тар практикалы табиблар кирәк. Шулай ук хәзерге вакытта шәфкать туташлары һәм терапевтлар җитми. Пандемия һәм халык өлкәнәю сәбәпле, телемедицина һәм цифрлы сәламәтлек саклау белгечләренә ихтыяҗ артты», - дип билгеләде HR-белгеч.
Моннан тыш, укытучыларны, онлайн-репетиторларны, өлкәннәрне укыту өчен белгечләрне, ясалма фәһем һәм VR кулланып белем бирү программаларын булдыручыларны эзлиләр.
Шулай ук тәэмин итүләр чылбыры белән идарә итү белгечләренә, инженер-робототехникаларга, дроннар инженерларына, өстәмә чынбарлык дизайнерларына, контент-мейкерларга, цифрлы маркетинг, киберхокук, цифрлы иминлек белгечләренә ихтыяҗ бар. Блокчейн ясаучылар, Defi һәм цифрлы активлар буенча экспертлар кирәк.
Моннан тыш, эш бирүчеләр квалификацияле эшчеләрне — инженерлар, төзүчеләр, токарьлар, монтажчылар, электриклар, слесарьлар, сантехникларны актив эзли. Аларның хезмәт хакы җитәкчеләрнең хезмәт хакы белән чагыштырырлык булырга мөмкин, дип йомгаклады белгеч.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз