news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елда Чаллыда яшәүче өч кеше атасының исеменнән баш тарткан

Узган елда Чаллыда яшәүче өч кеше атасының исеменнән баш тарткан һәм әнисенең исемен алган. Алар үзләренең карарын әтиләре аларны үстерүдә катнашмау белән аңлаткан. Бу хакта «Челнинские известия» хәбәр итте.

Нәтиҗәдә, Чаллыда яшәүчеләрнең документларында Альбиновна, Натальевна һәм Иринович дип әниләренең исемнәре күрсәтелгән.

ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова хәбәр иткәнчә, узган елда Чаллыда яшәүче 491 кеше фамилиясен, исемен яки атасының исемен алыштыру турында документлар алган. Бу бер ел элек булган күрсәткеч белән чагыштырганда 41 процентка азрак. Чагыштыру өчен, 2023 елда ЗАГСка мондый гариза белән 670 кеше мөрәҗәгать иткән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot