Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда БДИдан 600дән артык укучыны читләштергәннәр
2025 елгы бердәм дәүләт имтиханының төп этабы барышында 608 катнашучыны имтиханнан читләштергәннәр. Бу хакта РИА Новостига Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы Анзор Музаев Петербург халыкара икътисади форумында хәбәр итте.
«Бүгенге көндә бездә 608 кеше имтиханнан читләштерелде, шулар арасыннан 189 укучы – элемтә чаралары кулланган өчен. Калганнары – башка төрле кагыйдәләрне бозган өчен: контроль-үлчәү материалларын алып чыкмакчы, шпаргалкалар кулланмакчы булганнар һәм башкалар», - дип сөйләде Музаев.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның гамәлдәге тәртибе нигезендә, имтиханнардан читләштерелгән чыгарылыш сыйныф укучылары БДИны бары тик рус теле һәм база дәрәҗәсендәге математикадан гына яңадан тапшырырга хокуклы. Укучыларның агымдагы елда аттестат алу мөмкинлеге булсын өчен, имтиханнарны 4-23 сентябрьдә өстәмә көннәрдә кабат тапшырырга мөмкин булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз