Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда бала караган өчен пособие күләме 32 мең сумнан артып киткән
2025 елда 1,5 яшькә кадәр бала караган өчен түләнә торган айлык пособиенең уртача күләме уртача хезмәт хакы шартларында 32 721,83 сумны тәшкил итә. Бу хакта икътисад фәннәре кандидаты, Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин сөйләде дип яза «Газета.Ru».
Ике бала караган очракта сумма 65 443,66 сумга, ә өч һәм аннан да күбрәк бала караганда 81 804,58 сумга җитә.
Белгеч искәрткәнчә, пособие вакытлыча эшкә яраксызлык һәм әни булуга бәйле рәвештә, мәҗбүри социаль иминият системасы кысаларында түләнә. Эшләүче гражданнар өчен аның күләме соңгы ике календарь елындагы хезмәт хакы күләменә бәйле.
Игорь Балынин сүзләренчә, 2023 елда уртача хезмәт хакы 74 854, ә 2024 елда 89 069 сум булган. Шушы ике мәгълүмат нигезендә көнлек уртача хезмәт хакы 2690,94 сум исәпләнгән һәм бу айлык пособиене 32 721,83 сум күләмендә билгели.
Шулай ук ул, бер бала өчен айлык минималь түләүнең 10 103,83 сум, ә максималь түләүнең 68 995,48 сум булуын да әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз