news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2025 елда ана капиталының күләме билгеле булды

2025 елда ана капиталының күләме билгеле булды

2025 елда ана капиталы күләме беренче балага – 46 мең, икенчесенә 61 мең сумга арттырылачак. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков шулай дип белдерде.

«Агымдагы елга карата үсеш беренче балага – 46 мең, икенчесенә 61 мең сум тәшкил итәчәк. Ана капиталы акчасыннан 1 миллионнан артык кеше файдаланыр дип уйлыйбыз», - диде министр, Дәүләт Думасында ясаган чыгышында.

Ул февраль аеннан ана капиталының чынлыктагы инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәген искәртте.

Димәк, ана капиталының күләме беренче балага – 677 мең, әгәр гаилә беренче сабый туганнан соң ярдәмне алмаган булса, икенчесенә 894 мең сум тәшкил итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100