news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025 елда Әфганстан Татарстаннан хәләл продукциясен сатып алу буенча лидер булды

Әфганстан 2025 елда 51,7 млн долларга Татарстанда җитештерелгән хәләл продукциясен сатып алды. Бу узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк. Бу хакта «Татар-информ» журналистына Әфганстандагы Россия эшлекле үзәгендә хәбәр иттеләр.

«Икенче ел рәттән Әфганстан Татарстанның хәләл продукциясен сатып алу буенча лидер булып тора. Кызганыч, бу сумманың биш процентын гына Татарстан хәләл җитештерүчеләренең турыдан-туры сатып алулары тәшкил итә. Калган продукция Әфганстанга күрше, Урта Азия илләре компанияләреннән сатып алулар аша китерелгән», - дип уртаклашты Әфганстандагы Россия эшлекле үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин.

Шулай ук ул Татарстан продуктларының югары бәяләнүенең төп сәбәбе – илтеп җиткерүнең катлаулы логистикасы, дип билгеләп үтте. Аларны транспортлау бәясе Урта Азия илләренең логистик компанияләрен китерү бәясеннән ике, ә кайчакта өч тапкырга артыграк та.

«Әлбәттә, Татарстанга үз хәләл продукциясен ислам илләренә экспортлау өчен транспорт коридорларын актив үстерергә кирәк», - дип ассызыклады Рөстәм Хәбибуллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot