Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 елда 108 меңнән артык татарстанлы балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация алган
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Россиядә 2025 елның 1 гыйнварыннан «Гаилә» илкүләм проекты башлап җибәрелде. Аның максаты – Россиядә яшәүче балалы гаиләләренең тормыш сыйфатын арттыру.
«Ата-аналарга мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында балаларны караган өчен түләүнең бер өлешен компенсацияләү – илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган һәм Татарстан гаиләләре арасында аеруча популяр булган төп ярдәм чараларының берсе. Бу түләү балалары мәктәпкәчә учреждениеләргә йөргән барлык ата-аналарга бирелә. Ул гаиләнең керемнәре дәрәҗәсенә яки социаль статусына бәйсез рәвештә түләнә. Балалар бакчасына түләгән өчен компенсацияне баланың ата-анасы яки законлы опекуннары ала ала. Бер гаиләдән ничә бала бакчага йөрү мөһим түгел – компенсация балаларның һәрберсе өчен каралган», - дип аңлатты ТР хезмәт министры урынбасары Наталья Бутаева. Аның сүзләрен министрлыкның матбугат хезмәте китерә.
Компенсациянең күләме 20 проценттан 70 процентка кадәр була ала. Ул гаиләдәге балалар санына бәйле:
- беренче балага – мәктәпкәчә белем бирү программасын гамәлгә ашыручы дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында балаларны караган өчен түләүнең уртача күләменең 20 проценты;
- икенче балага – балалар бакчасы өчен түләүнең 50 проценты;
- өченче һәм аннан соңгы балаларга – түләүнең 70 проценты.
Әлеге социаль ярдәм чарасын мәктәпкәчә белем бирү оешмасы белән килешү төзегән әти яки әни кеше рәсмиләштерә ала. Шул ук вакытта бакча өчен кем түләп баруы мөһим түгел. Гариза биргәндә бакча өчен түләнмәгән бурыч булган очракта компенсация инде түләнгән сумма өчен генә кайтарылачак.
2024 елда Татарстанда әлеге ярдәм чарасыннан 120,6 мең кеше файдаланган. 2025 елның гыйнвар аеннан июнь аена кадәр 108,4 мең граждан балалар бакчасы өчен түләүнең бер өлешенә компенсация алган.
Моннан тыш, Татарстанда муниципалитетлар дәрәҗәсендә дә өстәмә компенсация билгеләнгән. Ул гаиләнең бер әгъзасының кереме күләме 20 мең сумнан артмаган очракта билгеләнә.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның карары нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала үстергән һәм җан башына уртача кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбәнрәк булган гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләүгә компенсация күләме 100 процентка кадәр арттырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз