Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
2025 ел өчен Тукай премиясе лауреатлары билгеле булды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен бирү турындагы указга кул куйды. «Искәрмәләр тәртибендә» лауреатлар булып өч мәдәният эшлеклесе һәм авторлык коллективы танылды
Аерым алганда, премия шагыйрь Рәниф Шәриповка «Җомга» һәм «Бөртек бөртек яктылык» китаплары өчен һәм драматург Мансур Гыйләҗев – «Бичура», «Баскетболист», «Игезәкләр» һәм башка пьесаларны үз эченә алган «Мәхәббәт сүзлеге» пьесалар җыентыгы өчен бирелде.
Татарстан фото сәнгатен үстергән һәм иҗатында татар халкының рухи һәм мәдәни тормышын чагылдырган, аның мәдәни мирасын саклауга керткән зур өлеше һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен фотограф һәм фотожурналист Рифкать Якупов та премия лауреаты булды.
Моннан тыш, премия белән «Иакинф» балетын куйган өчен Айрат Кашаев, Александр Полубенцев һәм Илнур Гайфуллин составындагы авторлар коллективы да бүләкләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз