Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 ел өчен салымнарны 2026 елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк
Россиялеләргә 2025 ел өчен салымнарны 2026 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Әгәр түләү вакытында башкарылмаса, бурыч суммасына пенялар исәпләнә башлаячаклар. Бу хакта Россия Федераль салым хезмәтендә хәбәр итәләр, дип яза РИА Новости.
Федераль салым хезмәтендә аңлатуларынча, билгеләнгән срок эчендә түләүләр кермәсә, бердәм салым хисабында бурыч барлыкка килә, аңа көн саен пенялар исәпләнәчәк.
Шул ук вакытта хәбәр алган вакытка бердәм салым хисабын тулыландырган кешеләргә кабат түләргә кирәкми: кертелгән сумма исәпкә алыначак.
Салым хезмәтендә шулай ук түләүләрне эшкәртү 10 эш көненә кадәр дәвам итәргә мөмкин, дип ачыклык керттеләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз