Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда курьерлар иң югары хезмәт хакы алучылар булды
2025 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча, Татарстанда иң югары хезмәт хакы тәкъдим ителүче белгечләр – курьерлар. Аларга тәкъдим ителгән медиан хезмәт хакы 144 мең сум тәшкил итә. hh.ru Поволжье директоры Альбина Султанова хәбәр иткәнчә, ел эчендә бу күрсәткеч 22 процентка арткан.
Хезмәт хакы күләме буенча икенче урында машина йөртүчеләр – 140 мең сум (узган ел белән чагыштырганда 29 процентка күбрәк). Төрле эш башкаручыларга уртача 102 мең сум тәкъдим итәләр (үсеш – 23 процент).
Шул ук вакытта, 11 ай нәтиҗәләре буенча, иң кирәкле белгечләр сату буенча менеджерлар булып чыкты. Алар өчен 21,5 мең вакансия урнаштырылган. Гәрчә сорау зур булса да, эш бирүчеләр аларга 98 мең сум гына түләргә әзер (үсеш – 17 процент).
Тәкъдимнәр саны буенча икенче урында – сатучылар һәм кассирлар (18,6 мең вакансия), өченче урында – call-үзәк операторлары (12,3 мең вакансия). Аларга тиешенчә 52,1 мең (үсеш – 6 процент) һәм 51,5 мең (үсеш – 14 процент) сум тәкъдим ителә.
Чагыштыру өчен: бу чорда курьерлар өчен – 6,1 мең, машина йөртүчеләр өчен – 9,9 мең, ә төрле эш башкаручылар өчен 7,7 мең вакансия урнаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз