news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2025 ел марты Россиянең Европа өлешендә икенче тапкыр иң җылысы булды

Быелгы март ае Россиянең Европа территориясендә рекордлы җылы булды, ул бары тик 2020 елның мартыннан гына калыша. Күзәтүләр тарихында ул Үзәк Россиядә иң җылы март булды, ә илнең көньягында биш ел элек булган рекордны кабатлады, дип хәбәр итә Россия Гидрометеорология үзәге.

Россия буенча уртача айлык температура тулаем алганда нормадан градус ярымга югары булган, шуның нәтиҗәсендә ул 135 ел дәвамындагы иң җылылар исемлегендә 14 урынны алган. Шулай ук кайбер төбәкләрдә температура тайпылышлары сизелерлек булган: Европы өлешендә, Уралда һәм Көнбатыш Себердә март климатик нормадан 2-4 градуска җылырак, ә Якутия һәм Ерак Көнчыгышта гадәттәгедән 1-2 градуска салкынрак булган.

Үзәк Азиядә дә март аномаль җылы булган: Каспий районында температура 30-35 градуска кадәр күтәрелгән, ә кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Үзбәкстанның һәм Төрекмәнстанның төньягында температура нормадан 2-4 градуска югары булган.

Дөньяның башка өлешләрендә дә һава торышы гадәттәгедән җылы булган. Метеокүзәтүләр тарихында Төньяк Африкада март өченче тапкыр, ә АКШта бишенче тапкыр иң җылысы булды, ә Европада 2014 елда теркәлгән һәм 2024 елда кабатланган рекордны узды.

Арктикада март аенда температура нормадан 3 градуска диярлек югары булган, шуның аркасында ай төбәктәге иң җылы айлар унлыгына керде.

Төньяк ярымшарда 2025 елның марты 1891 елдан бирле өченче тапкыр иң җылысы булды, бары тик 2026 ел һәм 2024 ел мартлары гына җылырак булган.

Мәскәүдә уртача айлык температура +4,2 градус булган, бу нормадан 4,9 градуска югарырак. Бу башкала тарихында 2007 ел мартыннан калышып, икенче иң җылы март булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100