Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2025 ел Апас районы Чирмешән авылына шатлык бүләк итте

Апас районы Чирмешән авылы мәдәният йортына республикакүләм мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү программасы нигезендә капиталь ремонт ясалды һәм 2025 елда ул кабат үз ишекләрен ачты. Бу хакта «Апас-информ» сайты хәбәр итә.
Бина эчке яктан да, тышкы яктан да яңарган, заманчалашкан, яңа җиһазлар белән тулыланган. Барлыгы 51 миллион сумлык эш башкарылган.
Тарихка күз салсак, Чирмешән авылы мәдәният йорты бинасы 1977 елда төзелгән. Инде менә ул танымаслык булып үзгәрде.
«Бинада капиталь төзекләндерү эшләре 2025 елның гыйнвар аенда башланып китте. Түбә яңадан ябылды. Бина тышланды. Тәрәзәләр, җылылык системасы тулысынча алыштырылды. Электр, санитар челтәр яңадан ясалды. Диварлар буялды. Бүленеш тә бөтенләй башкача. Уңайлы, матур, якты. Сөенеп туя алмыйбыз», - диде Чирмешән мәдәният йорты мөдире Нурия Габдрахманова.
Бина ике катлы. Өске катта - китапханә, полиция пункты, авыл җирлеге, ә беренче катта мәдәният йорты урнашкан. Бина янында батырлар өчен һәйкәл куелган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз