news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2025-2026 уку елына бердәм дәүләт имтиханының минималь баллары билгеләнде

Бердәм дәүләт имтиханы фәннәре буенча минималь баллар билгеле булды. Алар Россия Фән һәм югары белем министрлыгы карары белән расланды.

Шулай итеп, чыгарылыш сыйныф укучысы математика фәненнән имтиханны кимендә 39 баллга язарга тиеш, ә икенче мәҗбүри рус теле фәненнән 42 балл җыярга кирәк.

Моннан тыш, башка фәннәр буенча минималь күрсәткечләр аталды. Физикадан 39, җәмгыять белеменнән 42, тарихтан 35, информатикадан 44, чит телләрдән 30, әдәбияттан 40, биологиядән 39, географиядән 40, химиядән 39 балл җыярга кирәк.

Баллар министрлык карамагындагы югары уку йортларына керү өчен иң түбән күрсәткечләр өчен исәпләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot