news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2024 һәм 2028 елгы Олимпия уеннары башкаласы булырга мөмкин шәһәрләр аталды

2024 елда җәйге Олимпиаданы үткәрү өчен Лос-Анджелес һәм Париж дәгъва кыла.

(Казан, 31 май, "Татар-информ"). 2024 елда җәйге Олимпия уеннары Парижда узарга мөмкин, ә 2028 елгы Уеннар Американың Лос-Анджелес шәһәрендә булуы ихтимал, дип хәбәр итә The Wall Street, башка чыганакларга сылтама ясап.

Әлеге басма мәгълүматы буенча, Халыкара Олимпия комитетында ике шәһәр дә 2024 елгы җәйге Олимпиаданы үткәрү өчен дәгъва кыла.

Элегрәк билгеле булганча, Халыкара Олимпия башкарма комитеты 2024 һәм 2028 елларда Олимпия уеннары уздырылырга мөмкин булган шәһәр вариантларын 9 июньдә тикшерәчәк.

2024 елның Олимпия уеннары башкаласын 13 сентябрендә Лимда Халыкара Олимпия комитеты сессиясендә сайлап алачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot