news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2024 елның февраленнән кемнәрнең пенсиясе артачагы билгеле

2024 елның февраленнән кемнәрнең пенсиясе артачагы билгеле
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2024 ел башыннан пенсиянең күп кенә төрләре фаразланган инфляция үсешенә туры китереп арттырылды. Мәсәлән, эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 1 гыйнвардан 7,5 процентка индексацияләнгән. Бу хакта «Известия» яза.

Иминият пенсиясенә фиксацияләнгән өстәмә сумма 7567,3 сумнан 8134,9 сумга кадәр арткан. Шул рәвешле 2024 елда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 23 405 сумга кадәр үсте.

Шулай ук ел башыннан пенсионерлар өчен яшәү минимумы күләме артты. Аның күләме хәзер Россия буенча уртача 13 290 сум тәшкил итә.

Моннан тыш, 2024 елдан картлык буенча пенсиягә чыгуның минималь яше дә артты: лаеклы ялга 1966 елгы хатын-кызлар һәм 1961 елда туган ир-атлар (58 һәм 63 яшь) чыга алачак. 2024 елда пенсиягә чыгу өчен шулай ук 15 ел хезмәт стажы эшләп, ким дигәндә 28,2 индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) тупларга кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot