news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

2024 елның җәендә Казансу елгасы яр буенда балалар паркы ачылачак

2024 елның җәендә Казансу елгасы яр буенда балалар паркы ачылачак
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Казанда быел җәй көне Балалар паркы ачылачак - иң зур һәм мөһим иҗтимагый киңлек. Бу хакта «Татар-информ» матбугат конференциясендә билгеле булды.

«Сезне агымдагы елның мартында узачак Балалар паркы проектын тәкъдим итүгә чакырасы килә. Бу елның иң зур һәм мөһим мәйданы. Җәй көне үк кечкенә казанлылар һәм шәһәребез кунаклары республикада балалар паркы белән файдалана алачак», - дип билгеләп үтте Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Биредә төрле яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыклары, ял, туклану зоналары барлыкка киләчәк. Моннан тыш, павильон урнаштырыла, анда балалар өчен мастер-класслар һәм чаралар үткәрү планлаштырыла.

Спикер аңлатканча, «республиканың балалар паркы» Казансу елгасы яры территориясендә - «УРАМ» экстрим-паркыннан Милли китапханәгә бару юлындагы мәйданда урнашкан. Анда төзелеш 2023 елдан бирле бара.

Бу территориядә балалар ялы паркын төзү карарын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган елның августында Казан мэры Илсур Метшин белән мәйданчыкны караганнан соң кабул итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot