news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елга Ураза һәм Корбан гаете көннәре билгеле

Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы 2024 елга мөселман бәйрәмнәре календарен раслады.

2024 елга Ураза һәм Корбан гаете көннәре билгеле

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы Һиҗри буенча 1445-1446 елларга яки Милади буенча 2024 елга мөселман бәйрәмнәре һәм истәлекле көннәр календарен раслады.

Һиҗри календарь 12 айдан тора һәм Мөхәррәм аеннан башлана. Мөселман календаре айларының башын һәм ахырын билгеләгәндә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы җирле географик үзенчәлекләргә һәм астрономик мәгълүматларга таяна.

2024 елда изге Рамазан ае 11 мартта башланачак. 2024 елның 10 апреле – Ураза бәйрәме. Тагын бер бөек мөселман бәйрәме булган Корбан гаете 16 июньдә билгеләп үтеләчәк.

Мөселман календаре буенча башка изге һәм истәлекле көннәр белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайтында «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100