news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елга Татарстан бюджеты керемнәре һәм чыгымнары 15,7 млрд сумга артты

2024 елга Татарстан бюджеты керемнәре һәм чыгымнары күләме 15,7 млрд сумга артты. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында билгеле булды. «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева шул хакта яза.

«Төзәтмәләр нигездә федераль акча керемен төгәлләштерүгә юнәлдерелгән. Керемнәр һәм чыгымнар федераль бюджет хисабына бер үк суммада гына арта», - дип сөйләде Татарстан финанслар министры Радик Гайзатуллин.

Аерым алганда, 2024 елга федераль бюджеттан финанслау 15,7 млрд сумга арткан һәм 67,4 млрд сум тәшкил иткән, дип ачыклык кертте ул.

Финанслар министрлыгы җитәкчесе сүзләренчә, өстәмә федераль акчалар сәламәтлек саклау, юл хуҗалыгы, мәгариф, экология, авыл хуҗалыгы һәм социаль өлкәгә юнәлдереләчәк.

Шулай итеп, киләсе елга Татарстан бюджетының керемнәре һәм чыгымнары 399,5 млрд сум күләмендә планлаштырылган. Бюджет дефицитсыз формалаштырылган.

2025 елга бюджетта керем 403,5 млрд сум күләмендә, чыгым 416 млрд сум күләмендә билгеләнгән. Дефицит 12,4 млрд сум тәшкил итәчәк.

2026 елга бюджет керемнәре фаразлау буенча 427,4 млрд сум, чыгымнар 446,2 млрд сум, дефицит 18,8 млрд сум тәшкил итәчәк.

Моңа кадәр 2 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советы утырышында депутатлар бюджет турындагы закон проектын беренче укылышта кабул итте. 2024 елга керемнәр һәм чыгымнар 383,9 млрд сум күләмендә фаразланган иде.

Закон проектына Татарстан Хөкүмәтеннән һәм парламентның профильле комитетыннан барлыгы 183 төзәтмә кергән. Утырышта депутатлар төзәтмәләрне хуплады һәм Дәүләт Советына 2024 ел белән 2025-2026 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында закон проектын икенче һәм өченче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100