news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елга Россиядә туучылар коэффициенты 1,7гә кадәр артырга тиеш

Россия халкының тарихи бурычы демографик тозактан котылу гына түгел, ә туучылар санын тотрыклы итү, диде Владимир Путин.

2024 елга Россиядә туучылар коэффициенты 1,7гә кадәр артырга тиеш
архив/Султан Исхаков

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). 2024 елда Россиядә туучылар коэффициенты 1,5дән 1,7гә кадәр артырга тиеш. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Хәзерге тискәре фаразлар сагайта. Безнең тарихи бурыч — моңа җавап бирү, демографик тозактан котылу гына түгел, ә унъеллыкның уртасына илдәге кешеләр санын табигый тотрыклы арттыруга ирешү. 2024 елга туучылар коэффициенты 1,7 булырга тиеш», — диде Россия Президенты.

Ул хәзерге вакытта 90 елларда туган аз санлы буын гаилә кора, шуның аркасында туучылар саны кими, диде. 2019 елда туучылар коэффициенты 1,5 булган.

«Бүген без 147 млн тирәсе. Әмма без бик катлаулы демографик чорга аяк бастык», — диде Владимир Путин.

Федераль Җыенга еллык Юлламасында Владимир Путин ана капиталы программасын 2026 елга кадәр озайтырга йөкләмә бирде. Бу демографияне яхшыртырга ярдәм итәчәк. Хәзер бу ярдәмгә беренче балалары туган гаиләләр өмет итә алачак.

Бүген Россия Федераль Җыенына еллык Юлламада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100