news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елга пациентның шәхси кабинетын ачу планлаштырыла

“Цифрлы медицинаны үстерү бурычы тора", - диде Марат Садыйков.

(Казан, 30 июль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2024 елга ТР дәүләт хезмәтләре порталында пациентның шәхси кабинетын ачу планлаштырыла. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков әйтте.

“Шәхси кабинет ярдәмендә һәркем теләсә кайсы төбәктә, теләсә кайсы табибка языла ала, табиб чакырта, консультант сайлый ала, белешмәләр сорый, үз медицина документларын күрә алачак”, – диде министр. Өч елга проектның бәясе 833 млн 827 мең сум тәшкил итә. 2019 елда бу проектка 156 млн 712 мең сум бүлеп бирелә.

“Цифрлы медицинаны үстерү бурычы тора. 2022 елга бердәм катгый таләпләргә җавап бирә торган тулы мәгълүмати система булдырылырга тиеш. Барлык медицина оешмалары шушы төбәк мәгълүмати системасына тоташкан булуы мөһим. Моның өчен бердәм үзәкләштерелгән серверлар, лаборатор тикшерүләр сурәтләренең цифрлы архивы гамәлгә кертелә”, – диде Марат Садыйков.

Ул ашыгыч ярдәм, шул исәптән санавиациянең дә үзәкләштерелгән төбәк диспетчерлык үзәкләре булдырылачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100