news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елга кадәр тулай төбәк продукт күләме 102-103 процентка үсәр дип фаразлана

Быел тулай төбәк продукт күләме үсеше 101,3 процент дәрәҗәсендә булыр дип фаразлана.

2024 елга кадәр тулай төбәк продукт күләме 102-103 процентка үсәр дип фаразлана
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2024 елга кадәр Татарстанның тулай төбәк продукт күләме 102-103 процентка артыр дип фаразлана. Бу хакта Татарстанның Министрлар Кабинеты утырышында Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып бара.

Ул Татарстан Республикасының 2020-2022 елларга һәм 2024 елга кадәр планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразлары параметрлары турында чыгыш ясады.

Аның сүзләренчә, быел тулай төбәк продукт күләме 2 трлн 552 млрд сум тәшкил итәр дип көтелә. “Быел тулай төбәк продукт күләме үсеше 101,3 процент дәрәҗәсендә булыр дип ниятләнә”, - диде. Гыйнвар-июльдә ул 1 трлн 640 млрд сум дип исәпләнә.

“Икътисади үсешне тәэмин итү өчен, инвестицияләр җәлеп итү, производстволарның нәтиҗәлелеген тәэмин итү, товар базарларында катнашу кирәк”, - диде Фәрит Габделганиев.

2030 елга тулай төбәк продукт күләме 5 трлн сумнан артырга тиешлеген әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100