news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елга «Алгарыш» грантын алуга гаризалар кабул итү 1 октябрьдә башлана

2024 елга «Алгарыш» грантын алуга катнашу өчен гариза бирү 1 октябрьдән башлана. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.

Гаризаларны кабул итү 1 октябрьдә 9:00 сәгатьтән башлап 2024 елның 1 февралендә 18.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Аны Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша яисә түбәндәге адрес буенча бирергә кирәк: 420111, Казан шәһәре, Дзержинский урамы, 3 йорт, 111 каб., тел. 294-95-65

Грантны алуга конкурста катнашу өчен кирәкле документлар һәм шартлары, исемлеге белән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең Алгарыш грантлар программасы битендә танышырга мөмкин, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100