Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
2024 елдан Россиядә яшүсмерләрдә артык авырлыкка каршы көрәш программасы эшли башлаячак
Россия Хөкүмәте киләсе елда балалар һәм яшүсмерләрдә артык авырлыкка каршы көрәш буенча комплекслы программа башлап җибәрәчәк. Бу хакта Россия вице-премьеры Татьяна Голикова социаль өлкәдә попечительлек мәсьәләләре буенча Министрлар Кабинеты Советы утырышында белдерде, дип яза ТАСС.
«Документ чаралар комплексы статусына ия булачак. Аны гамәлгә ашыруда 11 федераль башкарма хакимият органы, 6 әйдәп баручы федераль учреждение катнашачак, шуларның 4се – милли медицина тикшеренү үзәкләре», – дип билгеләп үтә Голикова.
Аның сүзләренчә, бу эшкә шулай ук төбәкләрнең башкарма хакимият органнары, сәламәтлекне саклауга махсуслашкан коммерцияле булмаган оешмалар җәлеп ителәчәк.
Элегрәк Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, симерү проблемасы Россиянең өлкән гражданнарының 50 проценттан артыгы һәм балаларның дүрттән бер өлешендә бар. Быел март аенда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе социаль сораштыру үткәргән. Нәтиҗәләр республикада 1 нче сыйныфтан алып 4 нче сыйныфка кадәрге укучыларның кимендә өчтән бер өлеше артык авырлыкта булуын күрсәткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз