news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елдан Россиядә электрон медицина карталары мәҗбүри булачак

2024 елда Россиядә электрон медицина карталарына мәҗбүр күчеш башлана. Бу пациентларның мәгълүматлары бердәм ресурсын формалаштырырга һәм тулаем сәламәтлек саклау системасын үзгәртергә ярдәм итәчәк, ди РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Кәгазьдән баш тарту – ул финанс, интеллектуаль инструмент, шул исәптән медицина ярдәме күрсәтү дәрәҗәләре арасында күчүчәнлек һәм пациентны озата бару да», - дип искәртте ул «Россия» күргәзмә-форумы кысаларында «Илкүләм сәламәтлек саклау» конгрессында ясаган чыгышында.

Мурашко билгеләп үткәнчә, табиб язуы инде мәзәкләрнең даими атрибутына әверелде - электрон медицина картасы шул исәптән бу проблеманы да хәл итәчәк.

Элегрәк министрның күргәзмәдә Татарстан стенды белән танышуы хакында билгеле булган иде. Искәртеп узабыз, кичә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең (ВДНХ) биш павильонында Республика көне узды, анда ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан һәм федераль сәясәтчеләр, йолдызлар, спортчылар һ.б. кунаклар катнашты.

«Россия» күргәзмә-форумы 4 ноябрьдә ВДНХ мәйданчыгында ачылды, ул 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Биредә Россиянең 89 төбәге, зур компанияләр, министрлык һәм оешмалар үз казанышларын тәкъдим итә. Күргәзмә эшләгән дәвердә РФ Президенты Владимир Путин да мәйданчыкка килер дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100