news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2024 елдан Россиядә биш катлы агач йортлар төзергә рөхсәт итәргә мөмкиннәр

Россия төзелеш компанияләренең 2024 елдан агачтан биш катлы йортлар торгызу мөмкинлеге барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы каршындагы Төзелештә нормага салу федераль үзәге директоры Андрей Копытинга сылтама белән хәбәр итә.

«Ел ахырына кадәр агачтан биш катлы йортлар төзүнең норматив мөмкинлеген тәэмин итү бурычы тора. Әлеге бурычны хәл итүгә Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары тарафыннан расланган 2024 елга кадәр агач йортлар төзелешен үстерү буенча юл картасын гамәлгә ашыру кысаларында ирешеләчәк», - диде ул.

Копытин сүзләренчә, дүрт катлы агач йортлар төзү буенча уңышлы проектлар бар инде, әмма әлегә төзелеш компанияләре объектларны Махсус техник шартлар булдыру аша проектлаган. Ул бу юнәлештә инде күптәннән эш алып барылуын искәртте – әле 2019 елда ук кагыйдәләрнең төп җыелмалары әзерләнгән һәм расланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100